Главная страница

Учебнометодическое пособие Казань 2010


Скачать 1,13 Mb.
НазваниеУчебнометодическое пособие Казань 2010
АнкорZinnatullina_G_F_Posobie_2010.doc
Дата01.11.2019
Размер1,13 Mb.
Формат файлаdoc
Имя файлаZinnatullina_G_F_Posobie_2010.doc
ТипУчебно-методическое пособие
#14154
страница1 из 15

Подборка по базе: УЧЕБНОЕ ПОСОБИЕ.doc, УЧЕБНОЕ ПОСОБИЕ.doc.
  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   15


Г.Ф. ЗИННАТУЛЛИНА

ИНТЕНСИВНЫЙ КУРС ТАТАРСКОГО ЯЗЫКА

Учебно-методическое пособие

Казань 2010

Министерство образования и науки Российской Федерации

Федеральное агентство по образованию

ГОСУДАРСТВЕННОЕ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ
ВЫСШЕГО ПРОФЕССИОНАЛЬНОГО ОБРАЗОВАНИЯ


«КАЗАНСКИЙ НАЦИОНАЛЬНЫЙ ИССЛЕДОВАТЕЛЬСКИЙ ТЕХНИЧЕСКИЙ УНИВЕРСИТЕТ

им. А.Н. ТУПОЛЕВА»
Г.Ф. ЗИННАТУЛЛИНА

ИНТЕНСИВНЫЙ КУРС ТАТАРСКОГО ЯЗЫКА

Учебно-методическое пособие

для русскоязычных студентов

Казань 2010

УДК 811.512.14

ББК Ш 163.23


Зин 49

Рецензенты:

зав. кафедрой языковедения и иностранных языков, канд. филол. наук Т.Г. Чекменева (Российская академия правосудия);

канд. филол. наук Г.А. Набиуллина (Казанский государственный
университет)

Зиннатуллина Г.Ф.

Зин 49 Интенсивный курс татарского языка. Учебно-методи­ческое пособие для русскоязычных студентов. Казань: Изд-во Казан. гос. техн. ун-та, 2010.  224 с.

ISBN 978-5-7579-1488-6

Предназначено для русскоязычных студентов Казанского государственного технического университета им. А.Н. Туполева. Учебник включает в себя теоретические материалы по фонетике, лексикологии, морфологии, синтаксису и истории татарского литературного языка. Целевой установкой данного курса является практическое овладение нормами татарского языка и умение составлять деловые бумаги на татарском языке. Также его можно использовать и во время обучения студентов нефилологических специальностей других вузов.

Учебно-методическое пособие представляет собой единство теоретической информации, тренировочных заданий и методических советов по освоению знаний, приобретению умений и навыков.

Ил.   . Табл.     . Библиогр.:  17 назв.

УДК 811.512.14

ББК Ш 163.23




ISBN 978-5-7579-1488-6

© Изд-во Казан. гос. техн. ун-та, 2010

© Г.Ф. Зиннатуллина, 2010

Введение

Интенция

Билгеле бер коммуникатив мәсьәләләрне чишүдә укучы түбәндәге интенцияләрне үтәргә тиеш:

– сөйләмгә катнашып китү, исәнләшә, үзең белән, я булмаса башка берәү белән таныштыра белү, танышу, саубуллашу, кемгә дә булса мөрәҗәгать итү, рәхмәт әйтү, гафу үтенү, рәхмәт әйтүгә һәм гафу үтенүгә җавап бирү, тәбрикләү, игътибарны үзеңә юнәлтү, кабатлауны сорау;

– мәгълүматны сорау һәм хәбәр итү: сорау бирү яисә вакыйга, берәр кеше, предмет, предметның саны, сыйфаты, аның кемнеке булуы, эш-гамәл, аның вакыты, урыны, сәбәбе, максаты турында хәбәр итү;

– теләк, үтенеч, максат, таләп итү, киңәш бирү, тәкъдимне, чакыру, риза булу һәм ризасызлык, кире кагу, рөхсәт итү, тыю, сүз бирү, икеләнүне белдерү;

– нәрсәгә дә булса үз мөнәсәбәтеңне белдерү: предметка, фактка, вакыйгага, эш-гамәлгә, аерым бер кешегә бәя бирү, гаҗәпләнү, кызгану, кайгы уртаклашу, кире кагу һәм нәрсәгә дә булса өстенлек бирүне белдерә алу.

Аралашу өчен түбәндәге ситуацияләр тәкъдим ителә

Административ хезмәттә, деканатта, офиста

1. Үзеңнең исем-фамилияңне, кайдан һәм ни өчен (нинди максат белән) килүеңне, үзеңнең үтенечеңне хәбәр итү, административ хезмәттә стандарт сорауларга җавап бирү.

2. Кирәкле мәгълүматны кайда һәм кемнән белеп булуын ачыклау, кирәкле кешене кайда табарга була, ул кайчан кабул итә, кирәкле документны кайдан табарга була, укырга керергә мөмкинме, аның өчен нинди документлар кирәк һ.б.

3. Кирәкле документны эшләп бирүне сорау, башка группага күчерүне, имтиханны вакытыннан алда тапшырырга рөхсәт бирүне, эшкә, укырга алуны сорау, мәгълүматны тиешле кешегә тапшыруны үтенү, башка шәһәргә яисә илгә баруны рөхсәт итүне сорау һәм сәбәбен аңлату.

Кибеттә, базарда, даруханәдә

1. Сатучыга нәрсә алырга, күпме алырга теләвегезне әйтү, нинди төстә, размерда, сезгә тәкъдим ителгән әйбернең үзегезгә ошамавын, я булмаса сезгә килешмәвен әйтә белү.

2. Сезгә кирәкле әйберне кайда сатып алырга мөмкин, ул әйбер сатуда бармы, сезгә кирәкле үлчәме, фасоны, төсе бармы, ул күпме тора, кайда түләргә һ.б.

3. Үзегезгә кирәкле әйберне күрсәтүне, алыштыруны, сайлап алынган әйберегезне киеп карарга рөхсәт итүне сорау.

Аэропортта, вокзалда

1. Билет сатып алырга теләвегезне белдерү, нинди билет (купелыга, плацкарт, йомшак, I класслы, туристик), ничә билет кирәк, сез кая барасыз яки очасыз.

2. Поездга, үзочкычка (самолет) билетлар барлыгын белешү, билет бәясен сорау, кире кайтырга билет бармы, булса, күпме тора, билетны билгеле бер көнгә, билгеле бер үзочкыч рейсына, яисә аерым бер номерлы поездга сатып алырга мөмкинме, поезд кайчан китә яки үзочкыч кайчан оча һәм кайчан кире килә.

3. Үзегезгә кирәкле поездга яисә үзочкычка билет бирүләрен сорау.

Почтада, шәһәрара сөйләшү бүлегендә

1. Кая шалтыратуыгызны, ничә минут сөйләшергә теләве­гезне, яки бандероль, факс, телеграмма, посылка җибәрергә теләвегезне хәбәр итү.

2. Телеграмма өчен бланкны кайдан алырга, аны ничек тутырырга, халыкара телефон аша сөйләшү өчен кайда һәм ничек заказ бирергә икәнен, әлеге хезмәт күрсәтүнең бәясен белешү.

3. Үзегезгә кирәкле предметларны (бланк, открытка, марка һ.б.) сорап алу, телеграмманы дөрес тутырырга, посылка, факс җибәрергә ярдәм итүләрен үтенү.

Банкта

1. Үзегезнең банкта хисап ачарга, анда күпмедер күләмдә акча салырга, яки акча күчерергә, я булмаса хисабыгыздан акча алырга теләвегезне хәбәр итү.

2. Хисапны ничек ачарга, шул хисапка акчаны ничек күчерергә, килешү формулярын ничек тутырырга, акча алырга мөмкинме, юкмы, хисаптагы акчаның процентын ничек алырга икәнен, банк телефонының номерын сорап белешү.

3. Сезнең исемгә хисап ачуларын, килешү бланкын тутырырга ярдәм итүләрен, үзегезнең хисаптан акча алырга, акчаны бер хисаптан икенче хисапка, башка банкка, шәһәргә, яисә илгә акча күчерергә ярдәм итүләрен үтенү.

Ашханәдә, буфетта, кафеда, ресторанда

1. Нәрсә алырга теләвегезне, тәкъдим ителгәннең сез сораган әйбер түгеллеген әйтү.

2. Кайсы өстәл артына утырырга мөмкин, буш урыннар бармы, сез теләгән ризык бармы: ит, сөт ризыклары, итсез ризык һ.б., сез сораган ризыкның бәясе күпме торганын белешү.

3. Нәрсә дә булса һәм тизрәк китерүләрен, ашаган өчен исәп-хисап ясауларын сорау.

Китапханәдә

1. Үзегез турында кирәкле мәгълүматны хәбәр итү, сезгә кирәкле китап, яисә журналны сорау.

2. Китапханәгә ничек язылырга, аның өчен нинди документлар кирәк, сезгә кирәкле булган телдәге әдәбият бармы, китапны ничә көнгә алырга мөмкин һ.б. ны белешү.

3. Укучы карточкасын тутырырга, каталогтан кирәкле китапны табарга ярдәм итүләрен, сезгә китап (журнал) бирүләрен, китапны алыштыруларын сорау.

Дәрестә, университетта

1. Дәресләрдә булмавыңның сәбәбен аңлату, расписаниедәге үзгәрешләр турында хәбәр итү һ.б.

2. Дәреснең кайчан һәм кайда булачагын сорау: сезгә кирәкле объект (деканат, спортзал һ.б.) кайда урнашканын белешү.

3. Кабатлауны, нәрсәне дә булса аңлатуны, тактага язуны һ.б. ны сорау.

Шәһәрдә, транспортта

1. Үзегезгә кайсы урам, йорт, нинди тукталыш, кая хәтле барырга кирәклеген хәбәр итү.

2. Сезгә кирәкле объект кайда урнашкан, анда ничек барырга, сез кызыксына торган объект (урам, кунакханә һ.б.) ничек атала, сез утырган транспорт анда барамы, ничә тукталышны үтергә кирәк, башка транспортка күчеп утырырга кирәкме, киләсе тукталыш ничек атала, автобус сезгә кирәкле объект янында туктыймы, ул тукталышта пассажирлар чыгалармы, билет, талон бәясе күпме тора.

3. Билет сатучыга, яисә автобус йөртүчегә билет өчен акча бирү, чыгарга үткәреп җибәрүләрен үтенү.

Театрда, кинотеатрда, музейда, экскурсиядә

1. Кая барырга (нинди театрга, спектакльгә, күргәзмәгә, музейга, кинога һ.б.) теләвегезне хәбәр итү.

2. Кайда нинди спектакль, кино, күргәзмә баруын, билетны кайда сатып алырга мөмкин, спектакль, киноның сәгать ничәдә башлануын, билет бәясен, кассада билетлар барлыгын, кирәкле рәтнең, урынның кайда урнашканлыгын белешү.

3. Билгеле бер көнгә, спектакльгә, кинога, сеанска билетлар сорау, программа бирүләрен үтенү.

Табип янында, даруханәдә

1. Табипның кайда һәм кайчан кабул итүен, даруларны ничек эчәргә, тагын кайчан килергә икәнен сорау.

2. Кайсы җирегез авыртуын, үзегезне ничек хис итүегезне, тән температурагызның күпме булуын, нинди дару эчүегезне, кайчан авырып китүегезне хәбәр итү.

3. Дару алырга рецепт язып бирүне үтенү, деканатка, физик культура дәресләренә белешмә (справка) бирүләрен сорау.

4. Даруханәдә сезгә кирәкле булган даруның барлыгын һәм аның бәясен белешү.

Телефоннан сөйләшү

1. Кем белән сөйләшергә теләвегезне, кирәкле кешенең урынында булмавын, аның башка вакытта булачагын хәбәр итү, я булмаса абонентның дөрес номер җыймавын, начар ишетелүен әйтү, шалтыратучыга мәгълүматны әйтеп калдыруын һәм шул мәгълүматны тиешле кешесенә үзегез җиткерәчәгегезне белдерү.

2. Кем белән сөйләшүегезне сорау, сезгә кирәкле кеше урынындамы, түгел икән, кайчан була, табипны ничек чакырырга һ.б.

3. Сезгә кирәкле кешене телефонга чакыруларын, мәгълүмат­ны җаваплы кешегә тапшыруларын, әйткәнне кабатлауларын, катырак тавыш белән сөйләүләрен, тагын бер тапкыр шалтыратуларын һ.б. ны сорау.

Аралашу өчен түбәндәге темалар тәкъдим ителә

Беренче тема. Исәнләшү. Танышу. Үзең турында

Исәнләшү, танышу темаларына караган сөйләм үрнәкләре белән танышу. Сөйләм күнекмәләре булдыру.

Исем, фамилия. Туу урыны һәм вакыты. Хәзерге вакытта яшәү урыны. Туган тел. Уку, мәктәпкә керү һәм аны тәмамлау вакыты, урыны. Мәктәп елларындагы шөгыльләр. Мәктәпне тәмамлагач, армиядә хезмәт итү, эшләү. Һөнәр сайлау. Синең һөнәреңә туганнарыңның, әти-әниеңнең, дусларыңның мөнәсәбәте.

Икенче тема. Рәхмәт сүзе. Гафу үтенү. Саубуллашу

Рәхмәт сүзе, гафу үтенү, саубуллашу темаларына караган сөйләм үрнәкләре белән танышу. Сөйләм күнекмәләре булдыру.

Төрле ситуацияләрдә рәхмәт белдерү, гафу үтенү. Саубуллашу сүзләре белән танышу.

Өченче тема. Гаилә. Туганлык

Гаилә. Аның яшәү урыны. Әти-әниең, абый-энеләр, апа-сеңелләр (исемнәре, аларга ничә яшь, холыклары, эшләре, шөгыльләре). Гаилә әгъзаларының семья хәле (өйләнгәнме, кияүдәме һ.б.). Гаилә әгъзаларының матди яктан тәэмин ителеше. Гаилә бәйрәмнәре.

Хатын-кызның гаиләдәге урыны: белеме, эше. Ир-атның гаиләдә тоткан урыны: балалар тәрбияләүдә катнашуы, өй эшләрен башкаруда ярдәм итүе. Гаиләдә балаларның урыны: уку, өй эшләрендә әти-әнигә булышу, эшләү.

Буш вакыт. Гаиләдәге мөнәсәбәтләр, дусларың, коллегаларың белән аралашу. Гаиләдә кызыксыну: музыка, спорт, әдәбият, һ.б. Телевидение, компьютер, интернет һ.б. ның кеше тормышындагы роле һәм аңа тәэсире.

Дүртенче тема. Мәгариф системасы: Россиядәге һәм Татарстандагы уку йортлары

Уку йортының исемен, урынын, вакытын әйтә белү, укырга кергәндә үзеңә ничә яшь кайсы мәктәпне кайчан тәмамлавың турында мәгълүмат бирү. Әлеге уку йортында нинди белгечлек алырга теләвең, нинди уку предметлары керүе, нәрсә белән шөгыльләнергә яратуың (спорт, музыка һ.б.). Буш вакытларны, бәйрәм, каникулларны ничек уздыру турында сөйли белү.

Башлангыч, урта, югары белем. Хөкүмәт һәм шәхси уку йортлары: мәктәп, лицей, көллият, университетлар һ.б. Белем алуның тиешлеге, кирәклеге һәм югары уку йортларына керә алу мөмкинлеге, уку өчен түләү.

Мәктәптә белем бирү системасы: башлангыч һәм урта мәктәп. Укуның дәвамлылыгы. Мәктәптә һөнәри әзерлек. Укуга түләү.

Югары белем бирү системасы. Бакалавр, магистратура, аспирантура. Укуның дәвамлылыгы. Гуманитар, техник, медицина һ.б. төрле белемнәрнең өстенлеге. Грантлар, стипендияләр.

Укучыларның, студентларның буш вакыты: ял, шөгыль, кызыксынулары.

Бишенче тема. Телләр өйрәнү

Безнең илдә чит телләрне укыту: мәктәптә, көллияттә, университетларда чит телләрне өйрәтүнең максаты. Чит телләрне өйрәнүгә мөнәсәбәт. Татарстанда татар телен өйрәнүнең торышы. Татар теленә өйрәтүдә, өйрәнүдә килеп туган кыенлыклар. Татар теленә өйрәтүнең методлары һәм алымнары. Телне өйрәнүдә телевидение, радио, газета, компьютерның роле. Татар телен өйрәнүнең максаты һәм аны киләчәктә куллану. Татар халкының тарихын, мәдәниятен, фәнен һ.б. ны танып белү чарасы буларак татар теле.

Алтынчы тема. Эш. Һөнәр

Укуны тәмамлагач кайда, кем булып эшләргә теләвең. Эш көненең, атнасының озынлыгы, хезмәткә түләү, эшкә мөнәсәбәт һәм аны бәяләү, ял көннәре һәм отпуск. Социаль яклау: пенсия алу хокукы, пенсиягә ничә яшьтән чыгу.

Безнең җәмгыятьтә халыкны эш белән тәэмин итү проблемасы: эш таба алу мөмкинлеге, эшсезлек проблемасы.

Җиденче тема. Кешенең яшәү рәвеше, гореф-гадәтләр

Шәһәрдә һәм авылда яшәүче гаиләләрдәге кеше саны, составы: балалар саны, эшләүче һәм эшләмәүче гаилә әгъзалары. Яшәү шартлары: шәхси йортлар, муниципаль фатирлар.

Гаиләдәге традицияләр, бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр.

Дин. Гаилә һәм җәмгыять тормышына диннең йогынтысы.

Сигезенче тема. Буш вакыт, шөгыль

Буш вакытны уздырудагы төп традицияләр. Гаилә ялы. Ял итүнең һәм спортның яраткан төрләре. Милли сәнгать. Сәнгатьнең кеше тормышындагы роле. Милли һәм дини бәйрәмнәр. Яшьләрнең кызыксынулары, шөгыльләре.

Тугызынчы тема. Ял. Сәяхәт

Халыкның төп ял итү урыннары. Туризм, сәяхәтләр.

Культуралы ял итү: театрлар, музейлар, фестивальләр, күргәзмәләр, концертлар, әдәби кичәләр һ.б.

Унынчы тема. Шәһәр. Авыл. Күренекле урыннар

Шәһәрнең географик торышы. Әйләнә-тирә табигать: елгалар, таулар, күлләр, һ.б. Шәһәр халкы, аларның саны. Шәһәрнең тарихы: кайчан нигез салынуы, тарихи вакыйгалар белән бәйләнеш. Төп тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр. Шәһәрнең тарихи үзәге һәм яңа районнары, аеруча туристлар кызыксына торган күренекле урыннары. Шәһәрнең икътисады: заводлар, фабрикалар, банклар һ.б. Шәһәрдәге һәм авыл тормышындагы төп кыенлыклар: яшәү дәрәҗәсе, торак һәм транспорт проблемалары. Мәгариф. Мәдәният. Фән. Сәламәтлекне саклау. Шәһәрнең чисталыгы. Халыкны социаль яктан тәэмин итү.

Унберенче тема. Туган ил. Россия (Татарстан. География, тарих, икътисад)

Илдә мәгариф системасы. Илнең тарихи һәм хәзерге атамасы.

Илнең (Татарстанның, Россиянең) географик торышы. Табигый ресурслары: елгалар, таулар, диңгезләр, файдалы казылмалары. Табигате һәм климаты.

Татарстанның тарихы: дәүләт оешуда төп этаплар. Күренекле тарихи шәхесләр һәм дәүләт эшлеклеләре, дәүләт оештыру белән бәйле төп тарихи вакыйгалар.

Дәүләт төзелеше: республика, монархия, конституцион монархия һ.б. Илдәге төп сәяси, социаль, икътисади проблемалар.

Илнең икътисады: Җитештерү һәм авыл хуҗалыгының төп тармаклары.

Илнең халкы (шәһәр, авыл). Халыкның төп шөгыле: авыл хуҗалыгы, хөкүмәт эше, шәхси эшмәкәрлек, вак бизнес һ.б. Сәламәтлекне саклау. Социаль яклау.

Уникенче тема. Мәдәният һәм сәнгать

Илнең мәдәнияте. Мәдәни һәм тарихи урыннар, һәйкәлләр. Бүгенге көн мәдәнияте: сәнгать, музыка, әдәбият һ.б. Хөкүмәти һәм милли бәйрәмнәр.

Илдә фәннең торышы һәм үсеше. Төп юнәлешләр.

Унөченче тема. Россиянең һәм Татарстанның танылган фән һәм мәдәният эшлеклеләре

Күренекле тарихи, сәяси шәхесләр, фән һәм мәдәният эшлеклеләренең исемнәре. Аларның кыскача тормыш юлы, мөһим һәм кызыклы эшләре (әсәрләр, фәнни ачышлар, реформалар). Әлеге шәхеснең ил тормышындагы, мәдәният, фән, әдәбият үсешендәге роле. Ул шәхеснең исемен мәңгеләштерү (һәйкәлләр, урам исемнәре, мәйданнар, шәһәрләрне күренекле шәхесләрнең исемнәре белән атау).

Ундүртенче тема. Күренекле татар әдипләре

Күренекле язучы, шагыйрьләрнең исемнәре. Аларның кыскача тормыш юлы. Кайбер әсәрләренең эчтәлеге белән танышу.

Унбишенче тема. Экология: табигать һәм кеше

Экологиянең төп проблемалары: әйләнә-тирә мөхитне пычрату, табигый балансның бозылуы, елга-күлләрнең, урманнарның бетүе, хайваннар дөньясының һ.б. юкка чыгуы. Табигатьне саклауда милли һәм дәүләт программалары.

Тема 1. ЗНАКОМСТВО. ОСЕБЕ

Речевые образцы

Исәнме(сез)!

Хәерле иртә (көн, кич)!

Сәлам!

Рәхим ит(егез)! Түрдән уз(ыгыз)!

Сине (сезне) күрүемә бик шат.

Түрдән узыгыз, кадерле кунаклар!

Сәламәтлегегез ничек? Саулыгыгыз ничек?

Кәефегез ничек?

Яхшы.

Начар түгел.

Зарланмыйм.

Эшләрегез яхшы (уңышлы) барамы?

Бар да тәртиптә.

Туганнарыгыз (балаларыгыз, әти-әниегез) исән-саулармы?

Әйе, барысы да исән-сау.

Кызганычка каршы, әнием авырып тора.

Гафу итегез, сезнең белән танышырга мөмкинме?

Минем сезне кайдадыр күргә­нем бар кебек.

Сезнең исемегез ничек?

Минем исемем …

Минем фамилиям …

Әтиемнең исеме …

Сез кем буласыз?

Сезнең белән танышуыма бик шат.

Сез кайдан?

Мин Казаннан (Әлмәттән,
Америкадан)

Сез татармы?

Син эшлисеңме?

Юк, мин эшләмим.

Мин – студент.

Әйе, мин эшлим.

Сез кем булып эшлисез?

Мин … булып эшлим.

Сез кайда эшлисез?

Сез укыйсызмы?

Әйе, мин укыйм.

Юк, мин укымыйм.

Сиңа (сезгә) ничә яшь?

Миңа … яшь.

Сез кияүдәме (өйләнгәнме)?

Әйе, мин кияүдә (өйләнгән).

Юк, мин кияүдә түгел (өйлән­мәгән).

Ирегезнең (хатыныгызның, әтие­гезнең, кызыгызның) исеме ничек?

Иремнең (хатынымның, әтие­мнең, кызымның) исеме …

Сезнең балаларыгыз бармы?

Әйе, кызым (улым) бар.

Юк, балаларым юк.

Сез кайда яшисез?

Әти-әниләрегез кайда яши?

Здравствуйте!

Доброе утро (день, вечер)!

Привет!

Проходи(те).

Рад видеть тебя (Вас).

Проходите, дорогие гости!
Как Ваше здоровье?
Как настроение?

Хорошо.

Неплохо.

Не жалуюсь.

Дела идут хорошо (удачно)?
Все в порядке.

Родственники (дети, родители) живы-здоровы?

Да, все живы-здоровы.

К сожалению, мама болеет.
Извините, можно с Вами познакомиться?

Мне кажется, что я Вас где-то видела.

Как Вас зовут?

Меня зовут …

Моя фамилия …

Отчество …

Вы кто?

Рад нашему знакомству.
Вы откуда?

Я из Казани (Альметьевска, Америки).

Вы татарин (татарка)?

Ты работаешь?

Нет, я не работаю.

Я – студент.

Да, я работаю.

Вы кем работаете?

Я работаю …

Вы где работаете?

Вы учитесь?

Да, я учусь.

Нет, я не учусь.

Тебе (Вам) сколько лет?

Мне … года.

Вы замужем (женаты)?

Да, я замужем (женат).

Нет, я не замужем (не женат).
Как зовут мужа (жену, отца, дочь)?

Мужа (жену, отца, дочь) зовут
У вас есть дети?

Да, есть дочь (сын).

Нет, у меня нет детей.

Где вы живете?

Где живут ваши родители?

Буквы и звуки татарского языка

Современный татарский алфавит состоит из 39 букв:

А Ә Б В Г Д Е Е Ж Җ З И Й К Л М Н ң О Ө

П Р С Т У Ү Ф Х Һ Ц Ч Ш Щ ъ Ы ь Э Ю Я

Названия букв такие же, как и в русском.

Система гласных татарского языка состоит из девяти основных звуков а-ә, o-ө, у-ү, ы-е, и и трех звуков, встречающихся только в заимствованных словах о, ы, э.

Гласные подразделяются на:

твердые (гласные заднего ряда) – а, у, ы, о;

мягкие (гласные переднего ряда) – ә, ү, ө, е, и.

Такое подразделение звуков обусловливает закон сингармонизма: ряд гласного звука в корне или в первом слоге сохраняется в присоединенных к нему аффиксах слогах: у + ку + чы + лар + да + гы + сы + на өй + ләр + ебез + дән.

Закону сингармонизма не подчиняются:

1) некоторые арабско-персидские и русские заимствования:

җәмгыять, әмма, киоск, авария;

2) сложные слова: төнбоек, билбау;

3) личные местоимения мин и син в направительном падеже миңа, сиңа;

4) некоторые прилагательные в уменьшительной степени: зәңгәрсу, көлсу.

При произношении татарских гласных работа губ не так энергична, как при произношении гласных русского языка.

А теперь рассмотрим звуки татарского языка с приблизительным эквивалентом их произношения на русском языке.

А – татарский, твердый гласный звук. Является более заднеязычным, чем русский, и более огубленным, особенно в корне слова, а в последующих словах эта огубленность теряется. Сравните произношение следующих слов:

ал – алый

бал – мед бал

апа – сестра папа

арта – увеличивается арка

Алабуга – Елабуга

Ә – мягкая пара звука а произносится более открыто, чем русский звук э. При его произношении рот открывается шире, нижняя челюсть опускается, язык прижимается к нижней челюсти. Сравните:

әти – папа это

чәчәк – цветок чек

әйләнә – окружность элемент

О – в отличии от русского о, при произношении которого губы собираются и округляются, произносится с вытянутыми и округленными губами. Челюсть при произношении татарского остается в состоянии покоя, в то время как в русском она опускается вниз. Сравните:

он – мука он

бор – поверни бор

Ө – является мягкой парой о. В русском языке нет звука, похожего на ө, При его произношении рот приоткрывает слегка, губы вытягиваются округляются, а язык остается в нейтральном положении. Правильно прочитайте следующие слова: көн – день, төнлә – ночью, йөз – сто, көзге – зеркало, Бөгелмә – Бугульма.

Буквы о и ө в татарском языке пишутся только в первом слоге. А в последующих пишутся ы и е, но происходит губная гармония, которая не отражается на письме, поэтому читаются как о и е.

Ы – татарский твердый краткий гласный звук. Напоминает русские безударные а, о, ы. При его произношении язык движется назад, губы в положении полуулыбки. Сравните:

ылыс – хвоя ворот

орлык – семена опыт

каты – твердый экота

сабый – дитя малый

Е – мягкая пара звука ы. Также является кратким. При произношении звука е язык движется вперед. В начале слова он произносится также, как в русском языке. А в тех словах, где в начале слышится звук е, на письме этот звук обозначается через э. Правильно прочитайте, сравните:

ел – год ел

елга – река еда

еш – часто ешь

эт – собака это

элмәк – крючок эмаль

У татарский твердый гласный звук у практически не отличается от русского у. Сравните:

кулрука

укучыученик

Ү мягкая пара у. При произношении этого звука губы округляются и предельно собираются.

Бүләк – подарок, төзүче – строитель, бүлмә – комната.

А в сочетании со звуками а и а звуки у и ү образуют губно-губной w, такой звук есть и в английском и в немецком языках, например:

тау [таw] – гора, саулык [саwлык] – здоровье, дәу [дәw] – большой, гәүдә [гәwдә] – тело.

И – произносится как русский и, а в конце слова с оттенком ий. Прочитайте:

ил – страна, син – ты, икмәк – хлеб, итек – сапог, ми – мозг, килми – не приходит.

В татарском языке 28 согласных звуков. 25 из них употребляются в исконно татарских словах и арабо-персидских заимствованиях:

б, w, г, гъ, д, ж, җ, з, й, к, къ, л, м, н, ң, п, р, с, т, ф, х, һ, ч, ш, (,) (гамза – гортанный взрыв).

Согласные в, ц, щ употребляются только в русских заимствованиях:

вагон, инфляция, щетка.

Согласные звуки татарского языка можно подразделить на две группы:

– первая группа – это звуки, соответствующие звукам русского языка: б, г, д, ж, з, к, л, м, н, n, р, с, т, ф, ш.

– вторая группа – это согласные фонемы характерные только для татарского языка: ғ, қ, х, җ, ң, в, h, ч, не имеющие соответствий в русском языке. Правильно прочитайте следующие слова:

гаилә – семья, катккáтык, хан – хан, җил – ветер, яңгыр – дождь, авыл – деревня, һава – воздух, чәчәк – цветок.

Согласные в, ц, щ, ч встречаются только в заимствованных словах.

В татарском языке в отличие от русского языка понятие мягкости и твердости согласных звуков не существует.

Рассмотрим специфические звуки татарского языка:

в – артикуляция этого звука очень похожа на русское у, но
в отличие от него губы более напряженно собираются, но не вытягиваются, между губами образуется круглая щель и когда выдыхается воздух через нее, губы энергично раздвигаются. Этот звук сильно напоминает английское w, употребляется в начале и в середине слова. Графически обозначается как в, у, ү.

Прочитайте следующие слова:

вак – мелкий, вакыт – время, вәгазь – наставление, авыл – деревня, өчәү – трое, күбәү – много, тау – гора, бау – веревка.

ғ, қ – артикуляцию звука ғ можно поставить следующим образом: запрокидываем голову и как бы полощем горло и получаем звук ғ. Близок к русскому г в диалектном произношении (бог).

Не меняя положения постарайтесь произнести қ. Эти звуки являются глубокозаднеязычными.

Гаскәр – армия, гомер – жизнь, ага – течет, гомуми – общий, гореф-гадәт – обычаи, кан – кровь, кадак – гвоздь, ак – белый.

х глухой глубокозаднеязычный щелевой согласный звук.

Халык – народ, хаклык – правда, халәт – состояние, ихласискренний, ихтыяр – воля, хакыйкать – истина, хас – свойственный.

җ – образуется в передней части языка, данный звук произносится в таких русских словах, как вожжи, дрожжи, дождь.

Җәй – лето, иҗек – слог, иҗтимагый – общественный, җәһәт – быстро, җиң – рукав.

ч – при произношении всех татарских словах, кроме заимствованных, напоминает русское щ, например: щетка, щенок.

Чәч – волос, чиләк – ведро, эч – живот, эчтәлек – содержание, чир – болезнь.

h – глухой щелевой согласный звук. Простой выдох, очень мягкий. Образуется сближением стенок глотки. Чаще употребляется в персидских заимствованиях:

Һәм – и, әһәмиятле – важный, һаман – постоянно, һәлакәт – гибель, һава – воздух.

ң – приоткроем рот так, чтоб, нижняя челюсть опустилась до отказа, в таком случае задняя часть языка приподнимается, маленький язычок опускается и таким образом выход воздуха направляется не в рот, а в нос. Напоминает английский ng и французский n. В этих языках это носовой согласный. В начале слова
не употребляется.

Таң – утро, аң – разум, тәңкә – монета, туң – мерзлый, иң – самый.

[,] – гамза (гортанный взрыв) – образуется смычкой гортани и перерывом голоса, встречается в арабских заимствованиях. Графически обозначается как э:

тәэсир – влияние, маэмай – собачка.
  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   15


написать администратору сайта