Главная страница
Навигация по странице:

  • Повелительное наклонение

  • Задания 1.

  • Сабан туе

  • Нардуган

  • Тема 8. СВОБОДНОЕВРЕМЯ . УВЛЕЧЕНИЕ Речевые образцы

  • Учебнометодическое пособие Казань 2010


    Скачать 1,13 Mb.
    НазваниеУчебнометодическое пособие Казань 2010
    АнкорZinnatullina_G_F_Posobie_2010.doc
    Дата01.11.2019
    Размер1,13 Mb.
    Формат файлаdoc
    Имя файлаZinnatullina_G_F_Posobie_2010.doc
    ТипУчебно-методическое пособие
    #14154
    страница8 из 15

    Подборка по базе: УЧЕБНОЕ ПОСОБИЕ.doc, УЧЕБНОЕ ПОСОБИЕ.doc.
    1   ...   4   5   6   7   8   9   10   11   ...   15

    Желательное наклонение

    Имеет форму только 1-го лица единственного и множественного чисел. Показателями являются аффиксы -ыйм/-им, -ыйк/-ик

    бар + ыйм пойду-ка бар + ыйк пойдем-ка

    эшлим эшлик

    различные оттенки желания передаются в следующих формах:

    1) -асы/-әсе килә (идет).

    Единственное число

    Лицо

    Положительный аспект

    Отрицательный аспект

    1

    күрәсем килә (хочу увидеть)

    күрәсем килми

    укыйсым килә (хочу учиться)

    укыйсым килми

    2

    күрәсең килә

    күрәсең килми

    укыйсың килә

    укыйсың килми

    3

    күрәсе килә

    күрәсе килми

    укыйсы килә

    укыйсы килми

    Множественное число

    Лицо

    Положительный аспект

    Отрицательный аспект

    1

    күрәсебез килә

    күрәсебез килми

    укыйсыбыз килә

    укыйсыбыз килми

    2

    күрәсегез килә

    күрәсегез килми

    укыйсыгыз килә

    укыйсыгыз килми

    3

    күрәселәре килә

    күрәселәре килми

    укыйсылары килә

    укыйсылары килми

    2) -макчы/-мәкче була (намерена, хочет). Имеет только положительный аспект.

    I күрмәкче булам, укымакчы булам.

    II күрмәкче буласың, укымакчы буласың.

    III күрмәкче була, укымакчы була.

    Повелительное наклонение

    Повелительное наклонение имеет 2, 3-е лицо единственного и множественного чисел. Выражает приказ, повеление, призыв
    к совершению действия.

    Лицо

    Единственное число

    Множественное число

    2

    бар (иди)

    бар + ыгыз (идите)

    эшлә (работай)

    эшлә + гез (работайте)

    3

    бар + сын (пусть идет)

    бар + сын + нар (пусть идут)

    эшлә + сен (пусть работает)

    эшлә + сен + нәр (пусть работают)

    Задания

    1. Вместо многоточий вставьте соответствующие местоимения.

    … сөйләмә ... басыгыз ... килсен ... язсыннар

    ... уйламагыз ... эшләсен ... югалтмыйк ... бәйрәм итик

    ... көлсеннәр ... бирмә ... сәлам әйтегез ... бизә

    ... соңга калмыйк ... алмашсын ... кыстатма ... шауламасыннар

    2. а) Посоветуй другу:

    – извиниться перед родителями,

    – поздороваться первым,

    – устроиться на работу,

    – вставать вовремя и не опаздывать на занятия,

    б) Посоветуй друзьям:

    – сходить в библиотеку,

    – прочитать книгу, которая вам очень понравилась,

    после работы зайти к вам,

    – позвонить родителям.

    3. Допишите первую часть сложного предложения.

    (Если бы я успел на автобус) …, эшкә соңга калмаган булыр идем. (Если бы поторопились) …, троллейбуска утырган булыр идек. (Если бы были билеты) …, концерт карар идек. (Хотя и шли очень быстро) …, пароходка өлгермәдек.

    4. Переведите на татарский язык.

    Есть широко распространенная поговорка «Яблоко от яблони недалеко падает». У хороших родителей обычно и дети хорошие, у плохих – чаще плохие. Но бывает и наоборот. Значит, эта поговорка подходит не ко всем случаям из жизни.

    Какие еще пословицы и поговорки знаете на татарском языке?

    5. Переведите текст на русский язык.

    Йөрәк тибеше, диңгезләрнең суы күтәрелү һәм төшү, кояш чыгу һәм бату, ел вакытларының алмашынуы … Аларның нинди уртак ягы бар соң? Уртак нәрсә – бу күренешләрнең әледән-әле кабатланып торуы. Көн белән төннең алмашынуын, кояш һәм айның хәрәкәтен күзәтеп, кешеләр елны айларга, айны көннәргә, ә көнне тагын да ваграк берәмлекләргә – сәгатьләргә бүлә башлаганнар.

    Ә вакытны ничек санарга? Моның өчен махсус җайланма – сәгать уйлап тапканнар. Сәгать – бик нечкә һәм төгәл механизм. Сәгатьнең төгәллеге әйтем булып киткән: «Сәгать кебек эшли», диләр, димәк, төгәл эшли.

    6. Переведите текст на татарский язык.

    Несколько тысяч лет назад люди не знали, что такое деньги. Они просто обменивались друг с другом различными предметами. Гончары меняли горшки и кувшины; кузнецы – наконечники для стрел, ножи, топоры; земледельцы – зерно, растительное масло, вино; скотоводы – быков, овец, шерсть и кожи; воины-победители – своих пленников. Но обмениваться было очень сложно, поскольку ценность вещей и продуктов разная. Чтобы упростить обмен, люди придумали деньги.

    Первыми деньгами были добываемые в морях раковины. Со временем появляются металлические, а позднее бумажные деньги.

    Какие денежные единицы вы знаете?

    Расскажите о том, какие денежные единицы ходят в обороте в нашей стране?

    Какие виды ценных бумаг вы знаете?

    7. Прочитайте и переведите текст.

    По радио миллионы людей в разных странах без телеграфа
    и газет одновременно узнают самые последние новости. Благодаря радио люди слышат друг-друга на расстоянии тысяч километров так же хорошо, как если бы находились рядом, в одной комнате. Звук на такое далекое расстояние передают с помощью особых аппаратов – радиопередатчика и радиоприемника. В радиопередатчике речь, музыка – любые звуки превращаются в особые волны – радиоволны. Антенна радиопередатчика излучает радиоволны в окружающее пространство. Волны эти распространяются со скоростью света одинаково хорошо и в атмосфере, и в безвоздушном пространстве космоса, проникают сквозь дерево, стекло, камень.

    Радиоприемник с помощью антенны улавливает радиоволны, усиливает их и превращает снова в речь, музыку и другие звуки.

    Еще какие средства массовой информации знаете? Расскажите об одном из них.

    8. Прочитайте. Расскажите о какой-нибудь истории из детства, которая вам сильно запомнилась.

    Һәркемнең диярлек күңелендә ерак балачактан калган я берәр бик матур истәлек, я берәр күңелле вакыйга, я берәр кызыклы күренеш саклана. Бик озак еллар буенча онытылып, кайдадыр хәтер мәгарәсендә посып яткан ул кадерле истәлекләр бер көн, таң беленгән тын минутларда, кинәт уянып киткәч, һичбер сәбәпсез-нисез кузгалалар да кешенең күңеле әллә нишләп китә, күзеннән татлы яшь бәреп чыга. Әмма кайгы-хәсрәт яше булмаганга, ул йөрәкне көйдерми, бәгырьне телми, кеше, киресенчә, үзендә бер җиңеллек һәм пакълек хис итә. Бер җире авыртмый, бер җире борчымый, гүя кайдадыр җиһанда йөзеп йөри сыман. Кеше уйга чума, ул хәтерли башлый, очы да, кырые да юк аның хәтеренең …

    (Г. Әпсәләмов)

    9. Прочитайте и перескажите текст. Выскажите ваше мнение по поводу Ислама.

    Аек акыл

    Инглиз галиме психолог Ричард Белл, Исламны ныклап өйрәнгәннән соң, түбәндәге нәтиҗәгә килгән:

    «Европа зур һәлакәт каршында тора. Искиткеч матур, мәһабәт фасадлар артында куркыныч стресс, акылсызлык, рухи чир, бозыклык, җинаять һәм башка төрле афәтләр яшеренгән. Бер-береңә хөрмәт, ышаныч, мәхәббәт бетте, әхлак онытылды. Кызганыч ки, Европа кешесе бары тик матди дөнья өчен генә яши ... Гаилә ныклыгы һәм андагы әгъзалар арасындагы мөнәсәбәт какшады. Дәүләт эшлеклеләре әлеге һәлакәтне күреп торалар, ләкин аннан котылу юлларын тәкъдим итә алмыйлар. Интеллектуаль тирәлек әхлакый бушлыкта селкенә дә алмый. Европа каршында бары тик бердәнбер котылу юлы бар. Бу юл – Ислам».

    10. Прочитайте. Вспомните: какие народные обряды, обычаи и праздники вы знаете. Подготовьте мини-сочинение об одном из них.

    Борынгыдан килгән йолаларыбыз инде онытыла, юкка чыга баралар дип әйтсәк тә, әле халкыбызның хәтерендә, өлкән буын кешеләренең телендә бик күп истәлекләр, тел һәм рухи байлыгыбыз саклана.

    Борынгыдан килгән (традицион) йолалар һәрвакыт төрле ырымнар, серле тылсымлы такмаклар яки җырлар белән үрелеп бара һәм алар шул йоланың аерылмас бер өлеше, аның бизәге булып та тора.

    Татар халкының традицион йолалары һәм бәйрәмнәре Идел буенда яшәгән башка күрше милләт халыклары: башкорт, чуваш, мари, удмуртлар, шулай ук көнчыгыш славяннар белән дә зур уртаклык күрсәтә.

    Һәр халыкның да рухи мәдәниятендә туган тел төп урынны алып тора. Халыкның туган тел, үз ана теле сакланган очракта гына милли йөзе, гореф-гадәтләр, йолалар да саклана.

    Соңгы вакытта туган телебезгә дә, борынгыдан килгән йолаларга да игътибарыбыз бик нык артты. Борынгы философ һәм «тарихның атасы» дип танылган Геродот түбәндәге фикерне әйткән: «Әгәр дөньядагы халыкларга иң яхшы йолаларны һәм гореф-гадәтләрне сайлап алырга кушсаң, игътибар белән караганнан соң, һәр халык үзенекен сайлап алыр иде, чөнки барысы да үз халыкларының яшәү рәвеше иң яхшысы дип исәпли». Моннан 25 гасыр элек әйтелгән бу фикер әле бүгенге көндә дә үзенең тирәнлеге һәм дөреслеге белән таң калдыра, һәрбер халыкның борынгы йолалары һәм борынгы ышануларына хөрмәт белән карарга кирәклеге кисәтелә кебек.

    Татарстанда һәм аннан читтә яшәүче нократ, касыйм татарлары, татар-мишәрләр, әстерхан һәм себер татарлары, керәшеннәр, Пермь татарлары һ.б., ягъни төрле диалектка караган өлкән буын кешеләренең сөйләме гаять үзенчәлекле, гореф-гадәт, йолалары да күптөрле. Алар барысы да безнең татар халкының уртак байлыгы.

    Сабан туе – татар халкының милли бәйрәме. Ул элек яз көне кар беткәч тә, чәчүгә чыкканчы үткәрелгән.

    Яңгыр ашы – яңгыр теләп кырда пешерелгән аш яки ботка.

    Корбан сүзе татар сөйләшләрендә ислам дине йолаларына карый торган корбан гаете, корбан бәйрәме төшенчәләреннән башка, электән, бик борынгы чорлардан ук калган йола – кырга чыгып, хайван суеп теләк итүне дә белдерә.

    Питырау – христиан бәйрәме. Ул июльнең 14-15 ләрендә үткәрелә, керәшеннәр, мордва-каратайлар һәм Удмуртиядә яшәүче бисермән-керәшеннәр бәйрәм итә. Ләкин бу көнне татар-мөселманнар да яхшы беләләр. Мәсәлән, питырау көнне дару үләннәре җыеп калырга тырышалар, чөнки шушы вакытта җыелган үләннәр, чәчәкләр иң шифалысы дип исәпләнә.

    Нардуган – декабрьнең 24-25 ләрендә башлана һәм унике көнгә сузыла.

    Аулак өйләр – көзге эшләр бетеп, көннәр кыскаргач, кызлар кич утыра башлый. Ул вакытта кызлар бер-берсеннән эшкә, җырга өйрәнәләр, күңел ачалар.

    11. Прочитайте текст и перескажите. Придумайте продолжение текста.

    Һәр халыкның үзенә хас күңелле бәйрәме бар. Безнең ямьле сабан туебыз да – шундый милли бәйрәмнәрнең берсе.

    Татарстанда һәм татар халкы яши торган башка җирләрдә июнь аенда сабан туйлары үткәрелә. Сагынып көтеп алынган бу бәйрәмдә кешеләр көч сынашалар. Алар көрәшәләр, йөгерешәләр, сикерәләр, авыр герләр күтәрәләр. Сабан туйларында кыюларга, көчле егетләргә дан җырлана, мактау ява.

    Сабан туе – хезмәт туе ...

    12. Прочитайте и переведите тексты:

    а) Нардуган! Нардуган!

    Татарларның борынгы бабалары Яңа елны ничек каршылаганнар? Төрле күңелле тамашалар уздырганнармы?

    Барысы да булган: күңелле тамашалар да, бүләкләр дә ... Чыршы гына булмаган.

    Бу бәйрәм Нардуган дип аталган. Нардуган бәйрәме бер атна (декабрь ахыры – гыйнвар башы) дәвам итә.

    б) Сабантуй.

    Дөньяның иң матур интернациональ бәйрәме ул – Сабантуй. Сабантуй ул элек-электән калган бәйрәм. Элек Сабантуй бәйрәме игенче һәм терлекчеләргә генә булган, хәзер аны бөтен дөньяда үткәрәләр. Нефтьчеләр, химиклар һәм башка эшчеләр дә. Сабантуйга ун-унбиш көн элек әзерләнгәннәр. Көрәшчеләргә сарык суеп ашатканнар, аның өстәлендә бал, сөт, ит һәм башка ашамлыклар булган. Сабантуйда төрле уеннар уйныйлар. Мәсәлән: көрәшү, капчык киеп узышу, чүлмәк вату һәм башкалар. Сабантуйга исерекләрне кертмәгәннәр, әгәр исерекләр керсәләр, малайлар аларны куып чыгарганнар. Шәһәрдән кайткан кунаклар сабантуй беткәч китеп баралар. Мәйдан эчендә, яшел чирәм уртасында әкрен-әкрен генә колга чайкалып тора. Икенче көнне егет кырга барганда, фермага баручы кыз да карый-карый эшкә китәр. Ак сакаллы карт та яшь чагында ничек колгага менгәнен, көрәшкәнен исенә төшерер.

    в) Каз өмәсе.

    Беренче кар төшкән көн иде. Бүген безнең өйдә каз өмәсе. Иртән иртүк әни казан астына ягып җибәрде, ә әти пычаклар кайрый башлады.

    Бераздан безнең өйгә кызлар җыелды. Бала итәкле күлмәкләр кигән бу кызлар каз йолкый башлаганчы, өйгә абыем да кайтып керде. Ул әни белән әтигә булышып торды. Су һәм утын ташыды.

    Менә кызлар, җырлый-җырлый, каз йолкый башладылар. Мин урамдагы бөтен бала-чаганы җыйдым. Безгә каурыйлар сыздырырга бирделәр. Бервакыт тәрәзә артында гармун тавышы һәм аңа кушылып егетләр җырлаганы ишетелде.

    Казлар йолкынып беткәч, кызлар бизәкле көянтәләренә ап-ак казларны асып, чишмә буена төштеләр. Аларга егетләр дә иярде. Чишмә буенда җыр-бию, уен-көлке тынып тормады.

    Словарь

    алмагач – яблоня

    акча – деньги

    акылсызлык – безумие, глупость

    алмашу – обмен

    ара – расстояние

    афәт – бедствие, несчастье

    балачак – детство

    балта – топор

    бер үк вакытта – одновременно

    вакыйга – событие

    бозыклык – испорченность, разврат

    бәя – цена

    бөртек – зерно

    гер – гиря

    дулкын – волна

    дәүләт эшлеклесе – государственный деятель

    еш – часто

    йон – шерсть

    йөрәк – сердце

    игенчеләр – хлеборобы, земледельцы

    искиткеч – изумительный

    удивительный

    истәлек – воспоминание

    кабат – еще, снова

    кабырчык – раковина

    киң таралган – распространен

    кояш бату – заход солнца

    кояш чыгу – восход солнца

    кыйммәт – дорого

    кәгазь – бумага

    көчәйтә – усиливает

    күн – кожа

    сәбәп – причина

    сөйләм – речь

    таш – камень

    тизлек – скорость

    тимерче – кузнец

    терлекче – животновод

    махсус – специально

    матди – материальный

    мәгарә – грот, пещера

    мәһабәт – величественный

    нечкә – тонкий

    очрак – случай

    посып яту – спрятаться

    пычак – нож

    пыяла – стекло

    рухи – духовный

    чир – болезнь

    сарык – овца

    хас – свойственный

    хәтер – память

    уйлап табу – придумать

    ук очлары – наконечники для стрел

    уртак – общий

    чүлмәкче – гончар, горшечник

    шәраб – вино

    яктылык – свет, освещение

    яңалыклар – новости

    әйбер – вещь

    әйләндерә, әверелдерә – превращать

    әйтем – поговорка

    үгез – бык

    җайланма – устройство

    җиңеләйтергә – упростить

    җиңүче сугышчылар – воины-победители

    әхлак – этика

    җинаять – преступление

    җиһан – мир

    һәлакәт – бедствие, гибель, смерть

    тирәлек – окрестность, среда

    тоткын – пленник

    тәкъдим итү – предложить, предлагать



    Тема 8. СВОБОДНОЕВРЕМЯ. УВЛЕЧЕНИЕ

    Речевые образцы

    Син буш вакытыңны ничек үткәрәсең?

    Нинди спорт төре белән шөгыльләнәсең?

    Мин чаңгыда (тимераякта) шуарга яратам.

    Мин буш вакытларымда футбол (волейбол, теннис) уйныйм.

    Синең хоббиең нинди?

    Минем почта маркалары (корал, кулдан ясалган самолет макетлары) коллекциясе бар.

    Сезнең шәһәрдә нинди театрлар (кино заллары, парклар һ.б.) бар?

    Син опера тыңларга (балет, театр карарга) яратасыңмы?

    Как проводишь свободное время?
    Каким видом спорта занимаешься?

    Я люблю кататься на лыжах (на коньках).

    Я в свободное время играю фут­бол (волейбол, теннис).

    Какое у тебя хобби?

    У меня есть коллекция почтовых марок (оружий, самодельных макетов самолетов).

    Какие театры (кинозалы, парки и др.) есть в вашем городе?

    Любишь ли ты слушать оперу (смотреть балет, театр)?
    1   ...   4   5   6   7   8   9   10   11   ...   15


    написать администратору сайта